Район Башлыгы Павел Лохановның Төзүчеләр көне белән котлавы!

2018 елның 11 августы, шимбә

Хөрмәтле төзүчеләр, төзелештә эшләгән ветераннар!

Сезне  һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәм. Төзүче һөнәре һәрвакытта мактаулы һәм хөрмәткә лаек булды. Алар тырышлыгы һәркемгә күренә, шуңадыр зур әһәмияткә ия. Һәркемнең яшәү шартлары турыдан-туры  алар хезмәтенә бәйле. Сез салган йортлар авыллар, район, шәһәр һәм тулаем республиканың йөзен булдыра. Бүгенге көндә төзүчеләр заманча технологяләр һәм материаллар кулланып эшли. Әмма аларның осталыгы, традицияләргә һәм эш принципларына тугрылыгы үзгәрешсез кала.

Бу хезмәт вәкилләренә нык сәламәтлек, иминлек һәм тотрыклылык, яңа үрләргә ирешүегезне телим. Гаиләләрегез нык, бәхетегез гомерлек, хезмәт нәтиҗәләрегез халыкның горурлык үрнәге булып торсын.

Кама Тамагы район Башлыгы                                                           П.Н. Лоханов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International