“Чишмә бәйрәме”

2018 елның 14 августы, сишәмбе

Узган шимбә көнне, 11 августта Даныш авылында бик күңелле «Чишмә бәйрәмен» билгеләп үттеләр. Бәйрәмне Олы Салтык авыл җирлеге башлыгы Хәлим Ибатов һәм Кама Тамагы муниципаль район башлыгы урынбасары Газинур Габидуллин ачып җибәрделәр. Анда төрле уеннар һәм ярышлар оештырылды. Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды. Бәйрәм  дәвамында  кунакларны үзешчән коллективлары сөендереп торды. Барлык кунакларны тәмле пылау белән сыйладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International