Барчагызны да "Алма спасы" бәйрәмендә көтеп калабыз!

2018 елның 14 августы, сишәмбе

19 августта, якшәмбе көнне, сәгать 11:00дә  рус язучысы, прозаик һәм драматург  Максим Горькийның тууына 150 ел тулуга багышланган «Алма спасы» бәйрәме узачак. Бәйрәм чарасы Красновидово авылында А.М. Горький музей территориясендә  була.

Программада алма белән уеннар, «Оберег», «Сударушка», «Волжанка», «Вересень» һ. б. фольклор коллективларының чыгышы, музей мастер-класслар мәйданы, А.М. Горький музеена театральләштерелгән экскурсия  һәм башка күп нәрсәләр булачак.

Бәйрәмгә көтеп калабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International