Мәчет ачылды

2018 елның 14 августы, сишәмбе

2018 елның 14 августында  Куйбышев исемендәге Затон поселогында мәчет ачылды.

Чарага Татарстан мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Валиуллин, Кама Тамагы районы имамы Галимулла хәзрәт, Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Павел Лоханов, район Башлыгы урынбасары Газинур Габидуллин, Куйбышев исемендәге  РБФ ЯАҖ директоры Наил Вазыйхов, башка җитәкчеләр һәм поселокта яшәүчеләр катнаштылар.

Мәчет төзүгә үзләреннән зур өлеш керткәннәр: Зиннәтуллин Мәүлет Садргаллям улы, Вазыйхов Наил Альберт улы, Барсуков  Сергей Юрий улы, Габидуллин Җәүдәт Максут улы, Хәйруллин М., Гарәфиев Зөфәр Галимулла улы, Хахалев Олег Николай улы, шулай ук Куйбышев Затон һәм Кирельск торак пунктларында яшәүчеләре иганә иттеләр.

Ярдәм акчасын Винникова Алмира Кадыр кызы, Ялакова Минслу Зиннәтулла кызы, Зиннәтуллин Мәүет Садргаллям улы җыеп бардылар. Ярдәм җыю дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International