27 августта Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Хадиуллин һәм Кама Тамагы муниципаль район башлыгы Павел Лоханов муниципаль районның мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсенең пленар утырышында катнаштылар. Киңәшмә район мәдәният йортында узды.