Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында «Татарстан Республикасында 2017-2020 елларда эш башлаучы фермерларга ярдәм» конкурсына йомгак ясалды. Фермерларга грантлар бирү максатыннан оештырылган бу программа быел икенче тапкыр игълан ителде. Иске Казиле авыл җирлегеннән КФХ башлыгы Шәйхетдинов Мөнир Гали улы бу бәйгедә “113,9 гектарда бөртекле һәм бөртекле-кузаклы, терлек азыгы культуралары җитештерү” юнәлешендә җиңү яулады. 113,9 гектар җирнең 80,4 гектары Шәйхетдинов Мөнирнең үз милкендә, 33,65 арендага алынган. Грант акчасына Шәйхетдинов трактор, төягеч сатып алачак. Бөртекле һәм бөртекле-кузаклы, терлек азыгы культуралары үстерәчәк.