2018 елның 24 октябрендә Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районының ведомствоара социаль – тернәкләндерү консилиумының чираттагы утырышы узды. Көн тәртибендә агымдагы елның 9 ае өчен СОП системасында профилактика субъектларының эше турында сорау торды. Нәтиҗәдә, СОП системасында ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Кама Тамагы муниципаль районындагы социаль яклау бүлеге, РФ Эчке эшләр министрлыгының «Югары Ослан» МБ, «Кама Тамагы үзәк район хастаханәсе» ДАССОсы, Кама Тамагы муниципаль районында «мәгълүмати-методик үзәк» МБУ актив эшләүләре ачыкланды. Кама Тамагы муниципаль районы Башкарма комитетының мәдәният бүлеге һәм Кама Тамагы муниципаль районында Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге эшен активлаштыру кирәклеге турында Карар кабул ителде.