Марсель Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында район һәм читтән торып үткәрелгән ярышлар йомгаклары буенча иң яхшы укучыларны җыйган республика этабы узды.
Кама Тамагы мәктәбе укучылары Төхфәтуллина Илзидә һәм Гыймадиев Гадел шундый әһәмиятле мәдәни вакыйгада районыбызны лаеклы тәкъдим иттеләр. Аларның остазы, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Закирова Сания Исмәгыйль кызы аларны әзерләүгә үзенең бөтен профессиональлеген салды.
Укучыларның чыгышы аларның талантлы һәм тырыш хезмәтенә ачык дәлил булды. Кама Тамагы районы үзенең яшь талантлары белән горурлана, аның башкаруы тамашачыларның һәм жюриның йөрәген яулап алды.