Куйбышев Затоны поселогында гражданнар җыелышы

2019 елның 31 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Кичә, 2019 елның 30 гыйнварында, Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Наил Вазыйхов катнашында Куйбышев Затоны поселогында гражданнар җыелышы узды.

Беренче булып Куйбышев Затоны поселогы башлыгы Николай Ефимов җирле үзидарә органнарының 2018 елгы эшчәнлеге турындагы отчет белән чыгыш ясады. 

Территориаль иҗтимагый үзидарә җитәкчесе Альмира Винникова гамәлгә ашырылган чаралар һәм проблемалы мәсьәләләр турында сөйләде.

Советлар Союзы Герое Чирков Михаил Алексеевич исемендәге кадет интернат-мәктәбе тәрбиячесе Андрей Киселев «Хәтер тынычлык хакына» проектын гамәлгә ашыру турында сөйләде.

Аннары затонлылар алдында  оператив хәл, каты коммуналь калдыклар белән эш итүнең яңа системасына күчүне тәэмин итү, 2019 елның 1 гыйнварыннан пенсия законнарындагы үзгәрешләр, пенсия алды яше мәсьәләләре, шулай ук хезмәткә сәләтле яшьтәге инвалидларны эшкә урнаштыруда ярдәм итү, цифрлы телевидениегә күчү турында актуаль мәгълүмат белән район оешмалары һәм хезмәтләре җитәкчеләре чыгыш ясады.

Көн тәртибе буенча «Куйбышев Затон коммуналь челтәрләре» ААҖ генераль директоры урынбасары Рафаэль Атауллин һәм районның газ хезмәте начальнигы Руслан Өлфәтов информаицияләр белән чыгыш ясадылар.

Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы урынбасары Газинур Габидуллин муниципаль район территориясендә максатчан программаларны гамәлгә ашыру һәм социаль-икътисадый үсешнең планлаштырыла торган чаралары турында сөйләде.

Җыелыш ахырында Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Наил Вазыйхов чыгыш ясады.

Җыелышта шулай ук Куйбышев Затонының актив кешеләрен дә хөрмәтләделәр. Поселог тормышында актив катнашканы өчен территориаль иҗтимагый үзидарә җитәкчесе Альмира Винниковага Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты тапшырылды. Актив тормыш позициясе өчен Сәфәргали Нигъмәтҗановка һәм авыр тормыш хәлендә калган кешеләргә ярдәм күрсәткән өчен Наталья Ярановага «Куйбышев Затоны поселогының хөрмәтле кешесе» дигән бүләкле кружка тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International