«Бердәм Россия» партиясенең Кама Тамагы җирле бүлекчәсе башкарма секретаре Алинә Миңнегалиева «Кама таңнары» коммерцияле булмаган автоном оешмасында өлкәннәр өчен мошенниклардан саклану ысуллары турында аңлату лекциясе үткәрде.
Очрашу барышында катнашучылар мессенджерларда телефон мошенниклары һәм җинаятьчеләр белән бәрелешү тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.
"Мондый очрашуларның төп бурычы-өлкән яшьтәге кешеләрне мошенниклар тозагына эләгүдән саклау, аларның хәбәрдарлыгын арттыру. Аларның мошенниклык схемаларын танып белүләре, таныш булмаган кешеләргә телефон аша шәхси мәгълүматларны тапшырырга ярамавын аңлаулары, шикле шалтырату вакытында ничек эш итәргә кирәклеген белүләре, паникага бирелмәүләре һәм мәгълүматны тикшерү өчен кая мөрәҗәгать итәргә кирәклеген белүләре мөһим", - дип билгеләде Алинә Миңнегалиева.
Барлык катнашучылар ачык диалог форматында узган кызыклы һәм файдалы әңгәмә өчен рәхмәт белдерделәр.