2019 елның кышкы чорында су объектларында кешеләрнең тормыш куркынычсызлыгын тәэмин итү чараларын гамәлгә ашыру кысаларында «Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча ГИМС Үзәге» ФКУ Кама Тамагы инспекторлык участогы билгеле бер эш алып бара.
2019 елның 30 гыйнварында Кама Тамагы поселогында «Салават күпере» 1нче балалар бакчасында «Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ ГИМС Үзәге» ФКУ Кама Тамагы инспекторлык участогы дәүләт инспекторы Нияз Нуриев балалар һәм тәрбиячеләр белән очрашты.
Мәгълүмати-өйрәтү чаралары барышында ГИМС хезмәткәре балаларны ГИМС эшчәнлеге, Куйбышев сусаклагычындагы һәм кече елгалардагы хәлләр, кышкы чорда су объектларында үткәрелә торган чаралар, су объектларында балаларның куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштырды. Чарада барлыгы 100 кеше катнашты.
Очрашуның максаты балаларны бәхетсезлек очракларын булдырмау өчен суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, гадәттән тыш хәл килеп чыкканда гамәлләр алгоритмы белән таныштыру иде. Инспекторлык участогы хезмәткәре балаларга яхшы кәеф һәм көндәлек тормышта иминлек теләде.
«ТР буенча Россия ГТХМ ГИМС Үзәге» ФКУ Кама Тамагы инспекторлык участогы дәүләт инспекторы Н. Н. Г.Нуриев