Бүген, 8 февральдә, ТР Куркынычсызлык советының һәм ТРда хокук тәртибен тәэмин итү буенча Координацион киңәшмәнең территориаль бүлекчәләренә «Татарстан Республикасы суларында коткару җәмгыяте» региональ иҗтимагый оешмасының уртак утырышы беркетмәсен үтәү эшен оештыру максатыннан, Кама Тамагы муниципаль районы Советы һәм Башкарма комитетының утырышлар залында ТР Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү комиссиясенең күчмә киңәшмәсе булды. Сүз Кама Тамагы муниципаль районы территориясендә кышкы һәм җәйге чорда су объектларында кешеләрнең иминлеге һәм кешеләрнең су объектларында булу куркынычсызлыгы буенча кирәкле чаралар турында барды.
КЧС утырышында ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Николай Владимирович Суржко, ТР ОСВОД җитәкчесе Вячеслав Анатольевич Кандрашин, Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы Наил Альберт улы Вазыйхов, Кама Тамагы муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Марат улы Заһидуллин катнашты.