Кирельск авыл китапханәсендә кече яшьтәге балалар өчен «Крыловның мәсәлләре битләре буенча» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде. Китапханәче балаларны И. А. Крыловның иҗаты белән таныштырды, аның тормышы турында сөйләде. Кечкенә Иван Андреевич балачакта иң күп Эзопның мәсәлләрен укырга яратуы турында, ә беренче пьесасын унике яшендә иҗат иткән. Аннан сон малайлар һәм кызлар «Крылов бабасының мәсәлләре» әдәби викторинасында бик теләп катнаштылар. Чара «Карга һәм төлке» мультфильмын күрсәтү белән тамамләнде.