"ТАЛ-АГРО" ИК ҖЧҖ генераль директоры белән очрашу

2019 елның 8 феврале, җомга

08 февральдә Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы Вазыйхов Наиль Альберт улы «ТАЛ-АГРО» ҖЧҖ генераль директоры Вәлиев Илһам Госман улы белән очрашты. Очрашуда шулай ук авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы  Вәлиев Илфат Илдар улы да катнашты.

«Татагролизинг» АҖ хуҗалыкларының терлекчелек һәм үсемлекчелек тармакларының продуктлылыгын арттыру: таналар үстерү технологиясен үтәү, терлекләрнең баш санын арттыру, лейкоздан һәм башка чирләрдән сәламәтләндерү, тракторлар һәм авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлау, яңа техника, югары сортлы орлыклар сатып алу, аксымлы азык клинын арттыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Район башлыгы терлекчелек хезмәткәрләрен матди кызыксындыру чараларын яңадан карарга, юл карталарын эшләргә, 100% ясалма орлыкландыру кертергә, зоотехник исәпкә алуны камилләштерергә кирәклеген ассызыклады. Бәрлегуҗа, Красновидово, Карамалдагы терлекчелек биналарын капиталь ремонтлау өчен акча бүлеп бирү мәсьәләләре каралды. Шулай ук Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы дәүләт мәгълүмат системасында районның җир кишәрлекләре паспортларын тутыру эшен тизләтергә кирәклеге искәртелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International