"Мәк" операциясе башланды

2012 елның 5 июне, сишәмбе

   Җәй җитү белән Татарстан наркополицейскилары  наркотиклар сезонын контрольгә ала. Республикада наркотикларның  законсыз таралуына бәйле җинаятьләрне ачыклау, булдырмау һәм ачу максатын куйган зур масштаблы “Мәк” оператив кисәтү операциясе старт алды.

   Операция ике этапта үтә һәм җәйге-кәзге чорны үз эченә ала.

   Операциянең  беренче этабында наркоконтроль хезмәткәрләре кызыксынган ведомтсволар, район хакимиятләре муниципаль берәмлекләр белән берлектә наркотик микъдарле үсемлекләрнең законсыз чәчүләрен һәм кыргый үсентеләрен ачыклау һәм юк итү эшен башкара. Икенче этапта-үсемлек чыгышыннан булган наркотикларның республика чикләреннән кертү каналларын ябу. Хәзерге вакытта әзерлек эше тәмамланды. Аның барышында хокук саклау һәм көч структураларының үзара эшләү механизмы җайга салынды, хакимиятнең муниципаль органнары вәкилләре һәм авыл хуҗалыгы предприятияләре җитәкчеләре белән очрашулар оештырылды, җир хаҗалары белән аңлату эшләре үткәрелде.

   Җәй җитүгә бәйле рәвештә наркополицейскилар җир участоклары хуҗаларын наркотик микъдарле үсемлекләрне законсыз үстергән һәм аларны юк итү буенча чаралар күрмәгән өчен РФ нең гамәлдәге законы нигезендә  җавапка тартылу турында кисәтә. РФ УК 231 маддәсендә мәк һәм җитенне законсыз үстергән өчен хезмәткә түләүнең 700 кадәр минималь күләмендә штраф яки 3 елдан 8 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган. Законны белмәү җаваплылыктан азат итми. Мәк һәм кыргый үсүче наркотик микъдарле үсемлекләрнең чәчәк ату һәм өлгерү чорында наркоконтроль хезмәткәрләре наркотик микъдарле үсемлекләрне эзләп республика халкының дача һәм ярдәмче  хаҗалык участокларына рейдлар үткәрә, шулай ук мәк сезонында барлыкка килгән куркыныч турында кисәтә.

   Кагыйдә буларак бу вакытта наркотик микъдарле үсемлекләр эзләп наркоманнар активлаша. Йолкынган үсемлектән алар наркотиклы препаратлар ясый. Наркотик микъдарле үсемлекләргә каршы көрәшт муниципаль район башлыкларына, авыл хуҗалыгы кооперативлары җитәкчеләренә һәм фермерларга аерым роль бирелә. Алар үз карамакларындагы территирияләрдә мәк һәм җитеннең законсыз һәм кыргый үсентеләрен ачыклау чараларын күрергә һәм бу  турыда наркоконтрольнең җирле органнарына  кичекмәстән хәбәр итергә тиеш.

   Шуны истә тотарга кирәк, Россия законы нигезендә РФ КоАПта кыргый үсүче наркотик микъдарле үсемлекләрне юк итү буенча чара күрмәгән җир хуҗалыкларына җаваплылык каралган. Гражданнарга минималь  хезмәт хакының 15-20, урындагы затларга 30-40, юридик затларга 300-400 күләмендә административ штраф салына.

   Наркополицейскилар гражданнарга мөрәҗәгать итә: җитен яки мәкнең кыргый үсүче яки законсыз чәчүлеген ачыклаганда наркоконтрольнең Буа бүлегенә  884374-3-17-99 телефоны аша хәбәр итегез. Хәбәрне htpp\\ufskn.tatar.ru  электрон адрес буенча да юлларга була.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International