Клянчеево авылында «Хәтер бакчасы " акциясе узды

2026 елның 29 апреле, чәршәмбе

Клянчеево авылында «экологик иминлек» милли проекты максатларына туры китереп «Хәтер бакчасы»акциясе узды. Чара авыл халкы һәм кунакларын Сабантуй үткәрелә торган территориягә җыйды.

Акция кысаларында шактый зур агач аллеясы утыртылды. Үсентеләр пөхтә итеп ике рәт итеп утыртылды.

Чарада төрле буын вәкилләре катнашты, урманнарны саклауның һәм әйләнә-тирә мохитне кайгыртуның мөһимлеген ассызыкладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International