Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән хөрмәтле сугышчылар, Әфганстанда сугышчан хәрәкәтләрдә катнашучылар!
Быел 15 февральдә Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 30 ел тулу билгеләп үтелә.
Илебез тарихында Афган сугышы тирән һәм фаҗигале хәтер калдырды, күп кенә яшь егет-кызларның, аларның гаиләләренең тормышын үзгәртте. Һәлак булган якташлар истәлегенә баш иеп, улларын югалткан ата-аналар, ире һәм аталарын югалткан, сугышчы-интернационалистлар, дуслары һәм сугышчан иптәшләре белән бергә кайгы кичерәбез. Якты хәтер аларга!
Сугыш хәрәкәтләре ветераннарына, сугышчы-интернационалистларга, Ватанны саклаучыларга батырлыгы, гражданлык һәм хәрби батырлыклары өчен рәхмәт белдерәм. Сез Хәрби бурыч, Ватанга тугрылык үрнәге.
Сугышчыларга, аларның туганнарына һәм якыннарына нык сәламәтлек, гаилә бәхете, иминлек һәм тыныч тормыш телим.