Данлы мизгел

2012 елның 6 июне, чәршәмбе

   1 июнь-Халыкара баларны яклау көнендә Кама Тамагы районының Тәмте мәдәният йортында “Данлы мизгел” исемле конкурслы программа булып узды. Элеге чарада 4 яшьтән алып 16 яшькә кадәр балалар катнашты. Балалар рус һәм татар телендә җырладылар,шигырьләр, мәсәлләр сөйләделәр, фортепьянода уйнадылар, үз куллары белән эшләгән эшләр белән таныштырдылар, үзләре язган шигырьләрне укыдылар. Кечкенә төркемдә  Снежана Богатова җиңүче булды, аның инде сәхнәдә чыгыш ясау тәҗрибәсе бар иде. Ул кызыклы җыр һәм шигырь башкарды. Конкурсның иң яшь катнашучысы  Карлов Олег (4 яшь) “Карга һәм төлке” исемле мәсәле белән икенче урынны яулады. Дмитриева Регина һәм Рыгалина Настя өченче урынга лаек булдылар(җырлар, шигырьләр). Урта төркемдә: Ибраһимова Галия (фортепьянода уйнау, узе язган шигырь)-1 урын, Савичев Артем (шигырь)-2 место, Фәтхуллина Эльмира һәм Нигъмәтҗанова Инзилә (җырлар)-3 урын. Олы төркемдә Елагин Сергейның конкурентлары юк иде. Аның сәйләннән һәм кәгазьдән ясалган эшләнмәләре бөтен кешене дә таң калдырды. Конкурсантларны  куәтләргә район һәм республика конкурсларында катнашучылар Колыгина Наташа, Карпова Алена һәм тапшыруның алып баручысы Семенова Екатерина килгәннәр иде. Алар башкаруындагы җыр бәйрәмнең бизәгенә әверелде.

   Балаларны ата-аналары  да котлады. Һәр бала Диплом һәм йомшак уенчык алды. Балаларның йөзләрендәге шатлык, ата-аналарның рәхмәт сүзләре, Баларны яклау көне кызлар өчен дә малайлар өчен дә якты, кояшлы, җәйге, күңелле  бәйрәм икәненә  тагын бер кат инандырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International