Татарстан АССР оешуга 100 ел тулу уңаеннан Кама Тамагы районы ветераннар (пенсионерлар) советы рәисе Виталий Юманов Халыкара китап бүләк итү көнендә район балалар китапханәсендә республикада дус һәм тату яшәүче халыкларның биш телендә (татар, рус, чуаш, мордва, мари, удмурт) нәшер ителгән «Идел баһадирлары» әкият китабын тәкъдир итте. Китап электрон вариант белән җиһазландырылган һәм балалар учреждениеләрендә фольклор чаралар үткәрү өчен файдаланылачак.