2019 елның 20-26 апрелендә Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы, «Сәләт» Татарстан Республика яшьләр иҗтимагый фонды һәм Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасының Яшьләр форумы белән берлектә ИХО илләренең V Казан яшь эшмәкәрләр форумы (алга таба – Форум) оештыра.
Форум ел саен Россия төбәкләре һәм Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы илләренең IT старт - проектларын гамәлгә ашыру өчен яңа бизнес - контактлар һәм инвестицияләр булдыру белән кызыксынган яңа эш башлаучы эшкуарларын җыя. 2019 елда чараларда 30 Ислам иленнән 140 кеше, шулай ук Россия регионнарыннан бизнес - берләшмә вәкилләре катнашачак. Форум программасы инглиз телендә узачак һәм 2 ай дистанцион белем бирү булачак, шулай ук чарада катнашу һәм инвесторлар белән аралашу өчен проектларның югары сыйфатлы әзерлеген тәэмин итәчәк тренерлар белән дистанцион эш алып барылачак.
ИХО илләренең V Казан яшь эшмәкәрләр форумына старт-ап проектлар кабул ителә.