Быелгы фән олимпиадаларының республика этабы тәмамланды. Районыбыз мәктәпләреннән 22 укучы катнашты, шуларның 5 се призер исеменә лаек булды. В.П. Муравьев исемендәге Затон урта мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Сорокина Виктория, 9 сыйныфтан Григорьева Алена, 11 сыйныфтан Ханжин Дмитрий (укытучылары Сорокин А.) Тормыш иминлеге нигезләре фәненнән, Кама Тамагы урта мәктәбенең 7 сыйныф укучысы Бикмуллина Рәзилә (укытучысы Исмәгыйлева Г.) татар теле фәненнән һәм Иске Казиле урта мәктәбе укучысы Зайдуллина Диана (укытучысы Сафина Ә.) рус әдәбиятыннан призлы урыннарны яулап, районыбыз данын яклады.