Февраль аенда Кама Тамагы районы буенча «Акчарлак» спорт-сәламәтләндерү комплексында, Иванова Ф. Х. җитәкчелегендә, район пенсионерлары арасында шашка һәм шахмат турниры үткәрде (хатын-кызлар арасында шашка һәм шахмат, ир-атлар арасында шашка һәм шахмат).
Турнирга бөтен районнан иң актив пенсионерлар җыелды, ярышларда 30дан артык кеше катнашты. Спорт бәйрәме бик җылы һәм дустанә шартларда узды. Киеренке көрәштә ир - атлар арасында шашка буенча 1 нче урын - Островидов М. Л., хатын-кызлар арасында шашка буенча 1 нче урын-Кукина А. С., шахмат буенча ир - атлар арасында 1 нче урын Кульмухаметов А. Н., шахмат буенча хатын - кызлар арасында 1 нче урынны Елагина Л. Ф. алдылар. Беренче турда җиңүчеләр безнең район данын якларга Буа шәһәрендә зона турына барачак. Турнир җиңүчеләр хөрмәтенә чәй өстәле артында тәмамланды.
Турнирда катнашучылар һәм тамашачылар ярышларны оештыручыларга бик яхшы оештырылган һәм җиһазландырылган турнир өчен зур рәхмәт белдерделәр.