Кама Тамагы муниципаль районы Советы утырышы залында Карамалка елгасында пляжның 2-нче чиратын төзү проекты буенча фикер алышу буенча тыңлаулар узды.
Катнашучылар 2-нче чиратның барлык төзелеш объектлары да күрсәтелгән эскиз проекты белән таныштылар, ул: волейбол мәйданчыгы, ятаклар һәм шезлонглар белән пляж зонасы, күзәтү коткару каланчасы, коткару катеры причалы өчен пирс.
Элегрәк, 1-нче чират төзегәндә, электр белән тәэмин итү, су бүлү, суүткәргеч челтәрләре үткәрелгән иде. Киенү кабиналары, душ кабиналары, санузеллар урнаштырылган. Шулай ук сәүдә өчен тиз төзелә торган каркас биналары, медицина пункты, администрация бинасы урнаштырылды.
1 нче чират төзелешен су коену сезоны башлануга тәмамлау планлаштырыла (2019 елның 1 июленә кадәр).