Кама Тамагы районы Башлыгы Кубогына Волейбол

2026 елның 12 мае, сишәмбе

Узган ялларда волейбол буенча район башлыгы Вазыхов Наил Альберт улы кубогына ярышлар тәмамланды. 

Турнирның җиңүчесе булып "Факел" командасы танылды, алар ышанычлы уен һәм югары спорт рухы күрсәттеләр. Киеренке матчлар нәтиҗәсендә көмеш медаль - "Торпедо", ә бронза медальне "Идел Кама"командасы яулады. 

Район башлыгы Вазыхов Наил Альберт улы исеменнән катнашучыларга һәм тамашачыларга сәламләү сүзе белән Башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Гыйләҗев Артур Илдус улы мөрәҗәгать итте.

Ярышлар җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы белән тәмамланды. Иң яхшы командалар лаеклы кубоклар, медальләр һәм грамоталар, шулай ук кыйммәтле призлар алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International