«Элита» баш нәсел предприятиесе» АҖ генераль директоры урынбасары Закиров Илсур Рәшит улы, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге башлыгы Камалиев Госман Ганибай улы, хуҗалыклар белгечләре һәм җитәкчеләре белән берлектә «Олы Кариле» АҖ, «Бортасы» агрофирмасы ҖЧҖнең «Келәнче» бүлекчәсендә, Көрәле фермасында, «Тәмте агрофирмасы» ҖЧҖнең «Сөйки» бүлекчәсендә терлекләрне кышлату барышы белән танышты. Район авыл хуҗалыгы берләшмәләре белән танышу барышында терлекчелек фермаларының санитар торышы, терлекләрне тоту һәм тукландыру технологиясе, терлекләрнең сакланышы, терлекләр үрчетү мәсьәләләре белән таныштылар. Аларны шулай ук авыл хуҗалыгы хайваннарына БВМД ашату, ясалма орлыкландыру, су белән тәэмин итү, маститларны һәм башка авыруларны профилактикалау мәсьәләләре кызыксындырды. Бүлекчә җитәкчеләре белән әңгәмә барышында сөт терлекчелегендә җитештерү күрсәткечләрен арттыру максатында резервларны ачыклау һәм хуҗалык эшчәнлегенә җәлеп итү мәсьәләсе күтәрелде.