Бүләкләр тапшыру тантанасы

2012 елның 7 июне, пәнҗешәмбе

Бүген 7 июнь көнне Кама Тамагы муниципаль районы Советының утырышлар залында 2010 елда Бөтенроссия халык санын исәпкә алуда  катнашучыларны  тантаналы рәвештә бүләкләү булып узды. Муниципаль район башлыгы урынбасары Рөстәм Гыйльметдинов халык санын исәпкә алуда катнашканнарга зур рәхмәтен белдерде һәм дәүләт статистикасы Федераль хезмәтенең аермалылык ведомство билгеләре-"2010 елда Бөтенроссия халык санын исәпкә алуда куйган хезмәтләре өчен" медальләре тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International