2019 елның 21 февралендә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Хәйрулла улы Мөхәммәтшин катнашында «Кама Тамагы муниципаль районының 2018 елда социаль-икътисадый үсеше йомгаклары һәм 2019 елга бурычлары турында» муниципаль район Советының отчет утырышы узды.
Утырышны Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Наил Альберт улы Вазыйхов ачты.
2018 елда тулаем территориаль продукт күләме 4 миллиард 27 миллион сум тәшкил иткән, бу узган ел дәрәҗәсеннән 2 процентка артыграк. Бер ел эчендә районда уртача айлык хезмәт хакы 15 процентка арткан.
Кама Тамагы районы җитәкчелеге инвестицияләр җәлеп итү буенча актив эш алып бара.Кама Тамагы районында хәзерге вакытта 2 кунакханә һәм 7 туристлык базасы эшли.
Районда икътисадның өстенлекле тармакларының берсе-авыл хуҗалыгы, ул 5 агрофирма һәм 35 фермер хуҗалыгы тарафыннан тәкъдим ителгән. Хуҗалык итүнең кече формаларын үстерү буенча актив эш алып барыла. Район Башлыгы соңгы елларда төп лейкоз аркасында барлыкка килгән эре мөгезле терлекләрнең баш саны кимү тенденциясе барлыгына игътибар итте, әмма ул аграрийлар алдына якындагы елларда терлекләрнең баш санын һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларда продукция җитештерүне саклап калу бурычын куйды.
Фәрит Хәйрулла улы Мөхәммәтшин үзенең чыгышында Кама Тамагы районы җитәкчелегенә сәнәгать үсеше мөмкинлекләрен эзләргә кирәклеген искәртте. "Эре мөгезле терлекләрнең баш санын арттыру өчен район мөмкинлекләрен җитди карарга, савым көтүен лейкоз белән зарарлау мәсьәләсен хәл итәргә кирәк", - дип белдерде парламент башлыгы.
Фәрит Хәйрулла улы Мөхәммәтшин район халкының яңа җитәкчегә зур өметләр баглавын билгеләп үтте.
Соңыннан Дәүләт Советы Рәисе быел булачак Дәүләт Советына сайлаулар һәм ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек турында искәртте.