Халкыбызның милли бәйрәме –Сабантуй алдыннан мәдәният бүлеге хезмәткәрләре 6,7 июнь көннәрендә колга тотып, баян тавышына күңелле җырлар башкарып район үзәге урамнарында: Советлар, Калинин, Ленин, Коммунальный, агрошәһәрчектә, һәм районның башка микрорайоннарында булдылар.
Иң кыйммәтле бүләк булып элек-электән сөлге санала. Шулай ук яулыклар, кулъяулыклар бирәләр. Һәрбер хуҗабикә шулай ук йомыркалар да бирә, алар Сабантуйда төрле уеннарда кулланыла.
Калинин урамында йөргәндә баянчыларның шаян көйләр башкаруын ишетеп, бүләкләрен тотып Фоадия Гарифуллина чыкты. Сөлгене колгага бәйләгәч, аның хөрмәтенә бию башланды. Аннары, бүләкләрне кабул итеп алу өчен, тагын берничә тукталыш ясалды.