Кама Тамагы муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиев социаль сферада эшләүчеләрне һөнәри бәйрәмнәре-социаль хезмәткәрләр көне белән котлады.
Хөрмәтле социаль хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре!
Һөнәри бәйрәмегез-социаль хезмәткәрләр көне уңаеннан иң җылы котлаулар кабул итегез! Үз эшчәнлегегездә югары һөнәрилек, намуслылык, җаваплылык күрсәтеп кенә калмыйча иң күркәм кешелек сыйфатларына да иясез. Сезнең игътибар һәм ярдәмчеллек, түземлек нәтиҗәсендә ветераннар, инвалидлар, күп балалы гаиләләр һәм , гомумән, авыр тормыш шартларында яшәүчеләр авырлыкларны җиңеп үз көчләренә ышана башлый. Шушы бәйрәм көнендә намуслы хезмәтегезгә рәхмәт белдереп, киләчәктә дә сизгер йөрәгегез, изге сүзләрегез һәм якты елмаюларыгыз белән бергә эшләрегез күп кенә каматамагылыларга алыштыргысыз ярдәм булып ирешер дип чын күңелдән ышанам.
Сезгә нык сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, тынычлык һәм иминлек телим. Һәр яңа көн шатлык кына китерсен, якын кешеләрегезнең күңел җылысы һәм ярдәме авыр да, кирәкле дә эшегезгә көч бирсен.
З.Г.Гарәфиев
Кама Тамагы муниципаль район башлыгы