«Әтиләр өчен открытка» мастер-классы

2019 елның 22 феврале, җомга

Район балалар китапханәсе хезмәткәрләре Кама Тамагы татар урта мәктәбе укучылары өчен 23 февральгә кәгазьдән һәм картоннан открытка ясау буенча «Әтиләр өчен открытка» дигән мастер – класс үткәрделәр. Иҗади остаханәдә яшь катнашучылар үзләренең әтиләре һәм бабайлары өчен бүләкә открыткалар ясарга өйрәнделәр, үз кулларың белән ясалган открытка матур һәм оригиналь бүләк була дип юкка гына эйтмиләр. Балалар зур фантазияне күрсәттеләр, һәрберсенең үз куллары белән ясаган кабатланмас бүләге барлыкка килде.

Статьи һәм фото авторы Гумирова Лилия

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International