«Әти, әни, мин-спорт гаиләсе!» гаилә эстафетасы

2019 елның 22 феврале, җомга

2019 елның 21 февралендә "Акчарлак" спорт-сәламәтләндерү комплексында Ватанны саклаучылар көненә багышланган "Әти, әни, мин - спорт гаиләсе!" гаилә эстафетасы узды. Катнашучылар алдында сәламләү сүзе белән Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сороковнина Елена Владимировна чыгыш ясады. Әлеге чарада районның төрле җирлекләреннән килгән гаиләләр катнашты. Барлыгы 7 команда катнашты.  Барлык конкурслар нәтиҗәләре буенча Кама Тамагыннан  Миннигалеевлар гаиләсе өченче урынны алды. Икенче урында Кама Тамагыннан Сорокиннар гаиләсе. Беренче урынны Антоновка авылыннан Сафиннар гаиләсе алды. Барлык катнашучыларга да дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International