2019 елның 21 февралендә, Ватанны саклаучылар көнен бәйрәм итү алдыннан, «Яшь патриот» балигъ булмаганнарга патриотик тәрбия бирү программасы кысаларында, «Кама Тамагы кадет интернат-мәктәбе» дәүләт бюджет белем бирү учреждениесе базасында «Богородский рай» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы Гөлназ Хөснетдинова кадет мәктәбе волонтерлары белән берлектә «Безнең Ватан сакчылары» дигән чара үткәрде.
Әлеге дәреснең төп максаты булып укучыларга әхлакый-патриотик тәрбия бирүне үстерү. Балалар белән үткәрелгән мондый чаралар аларның күңелләрендә патриотизм хисләре, Ватан алдындагы бурыч хисләрен сеңдерә.
Әлеге чара барышында волонтерлар кадет мәктәбе буйлап экскурсия уздырдылар, балигъ булмаганнарны тәртип һәм кагыйдәләр белән таныштырдылар, «АК-47» автоматын ничек дөрес итеп сүтәргә икәнен күрсәттеләр. Малайлар әлеге чарада бик теләп катнаштылар.