2019 елның 20-22 февраль көннәрендә Кама Тамагы муниципаль районының "Богородский рай» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре, Советлар Союзы Герое Чирков Михаил Сергеевич исемендәге Кадетлар мәктәп-интернаты волонтерлары белән берлектә, Ватанны саклаучылар көненә багышланган ”Батырлык – күңел үзенчәлеге” акциясен үткәрделәр.
Акциянең максаты - яшьләрнең мондый акцияләрдә катнашуы әхлакый һәм гражданлык-патриотик тәрбия бирү.
Волонтерлар социаль хезмәт алучыларның өйләренә барып, аларга открыткалар, бүләкләр тапшырдылар, шулай ук өйләренә барып ярдәм иттеләр.
Котлаулар социаль хезмәт алучылар өчен көтелмәгән шатлык булып, аларны битараф калдырмады. Гаҗәпләнү һәм мөлаемлек иде аларның йөзләрендә. Алар волонтерларны шатланып каршы алдылар, аларга күрсәтелгән игътибар һәм ярдәм өчен рәхмәтле булдылар. Котлаулар өчен рәхмәт сүзләре әйттеләр һәм акыллы тормыш киңәшләре бирделәр.
Статья авторы Илсөяр Сабирова; Фото Алсу Хәлиуллина