Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Ел саен үткәрелә торган «Закон территориясе» республика конкурсын үткәрү турындагы карарын үтәү йөзеннән, 2019 елның гыйнвар-март айларында республикада ел саен үткәрелә торган «Закон территориясе» конкурсы үткәрелә.
Конкурс җәмәгать тәртибен тәэмин итүгә сизелерлек өлеш керткән авыл җирлекләре, муниципаль районнар һәм шәһәр округлары, предприятие һәм оешмалар, уку йортлары һәм физик затларның уңай тәҗрибәсен җәмәгатьчелек тарафыннан тануны, бүләкләү һәм тарату, яшүсмерләр һәм яшьләргә хокукый тәрбия бирү, хокук бозуларны профилактикалау максатларында үткәрелә.
"Закон Территориясе" конкурсының 1 этабы җиңүчеләре номинацияләр буенча альбом рәвешендә рәсмиләштерелгән материаллар, текст, графика, фото-һәм видеоинформация кушымталары белән, Казан шәһәрендә үткәреләчәк конкурсның 2 нче этабында катнашу өчен, Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгына тәкъдим ителәчәк. Материаллар белән «Кама Тамагы» полиция бүлегенә 04.03.2010 елга кадәр барып җитәргә кирәк.
"Кама Тамагы" полиция бүлеге начальнигы, полиция майоры И. А. Гыйльфанов