2019 елның 1 мартында бакчачылык алып бару өчен билгеләнгән җир кишәрлекләрендә торак йортларны рәсмиләштерүнең гадиләштерелгән тәртибе тәмамлануга бәйле рәвештә, 26 февральдә 8дән 12 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе бөтен республика буенча «Кайнар телефон линиясе» үткәрәчәк.
Казан халкының сорауларына (843)255-25-71 телефоны буенча Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең физик затларның күчемсез милкен дәүләт теркәве бүлеге җитәкчесе Энҗе Мөхәммәтгалиева җавап бирәчәк.
Татарстан Республикасының башка шәһәрләре һәм районнары халкы өчен телефоннар Идарәнең рәсми сайтында урнаштырылган – rosreestr.tatarstan.ru Гражданнар мөрәҗәгате – кайнар линияләр.
Шалтыратыгыз һәм сораулар бирегез!