ТАССРның 100 еллыгы кысаларында Затон поселогы китапханәсе белгечләре Затон урта мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучылары өчен «Туган як риваятьләре» китапханә дәресе үткәрелде. Балалар татар халык әкиятләре белән таныштылар, аларның сихри, көнкүреш һәм хайваннар турында бүленгәнен белделәр. Аннан соң «Шүрәле», «Өч сеңел», «Аю хезмәте», «Хезмәтче куян» әкиятләрен укыдылар һәм «Өч сеңел» әкиятен сәхнәләштерүдә катнаштылар.
Статья һәм фото авторы Мөхәммәтҗанова Альбина