Сибгатова Махирә Насибулла кызы 1929 елның 27 февралендә Балтач авылында дөньяга килә. Сугыш чорында үскән яшусмер үзенең яшь булуына да карамастан Тәтешкә, Каратунга, Камскийга җилкәсенә күтәреп чәчүлек, тоз ташый, аякта тишек чабата, тамак ач, кияргә кием юк, фронттагыларга булышу теләге көчле була. Фронтка без оекбаш, бияләйләр бәйләп җибәрә идек. Сугыш вакытында берәү дә эшсез тормады. Җитен, борчак йолкырга, печән әйләндерергә, көлтә бәйләргә чыга идек. Табай, Иске мукшы урманнарында урман кисү, 6 ай буена кайтмыйча урман кистек, аякта тишек чабата иде әйләнеп кайтканда, яланаяк кайта идек, язгы, көзге пычракларда бик авыр булды дип искә ала күз яшьләре аралаш. Тамак ач, 12 яшьлек балалар комбайнга капчык тутырып торалар. Тракторда плугатор булып эшли. Сугыштан соң авылда фермада сыер сава, бозаулар карый, колхоз эшләрендә катнаша. Окоп казыганда үсмер кызлар, ашарга юк, ниди генә кыенлыклар булса да зарланмадык, җиңү көнен якынайтуга үзләренең өлешен кертә алуларына яшьлекләрен сугыш урлаган, эштән арып кайткач, ач-ялангач килеш, су буйларында кичке уеннарда күңел ачарга үзләрендә көч тапканнар. Сугыш беткәч тә, тыл каһарманнары көнне-төнгә ялгап эшләүләрен дәвам иткәннәр, илдә сугыш китергән хәрәбәләрне торгызуда булышканнар. Сугыштан соң Сибгатов Хәбибулла белән гаилә кора. Ире икенче группа сугыш ветераны, күп орден медальләр алган сугыш ветераны. Сибгатов Хәбибулла белән 55 ел гомер кичереп бер малай, бер кыз тәрбиялиләр. Бүгенгесе көндә кызы Саҗидә тәрбиясендә яши.
Бүгенгесе көндә Махирә апа 90 яшен тутыра. Без күргәнне сезгә күрергә язмасын илдә тынычлык булсын, тынычлыкта яшәү чын бәхет. Ни генә булса да ачлык-ялангачлык туплар авазының кайтавызы беркайчанда онытылмас. Сугышның ачыларын Махирә апа бүген балаларына, оныкларына сөйли. Бүгенгесе көндә гаиләсендә олы ихтирамга лаек ана, дәү әни булып гомер кичерә. Берничә буын сезнең фидакарь хезмәтегез алдында баш ия. Сугыш елларын, башларыннан үткән авырлыклар белән уртаклашып, хәтирәләрен укучыларга сөйли. Хәзерге урта һәм яшь буын якты дөньяда яшәве белән сугыш чоры каһарманнарына һәм ул елларның авыр йөген җигелеп тарткан ил кызларына бурычлы, нинди генә изгелекләр кылсак та хәләл булыр, аларга нинди генә яхшылыклар эшләсәк тә әҗерен кайтардык дип әйтергә теләйләнмәс. Тыл хезмәтчәннәренең арабызда Махирә апа сөйләгән сагышлы һәм шатлыклы көннәре турында истәлекләрен, хәтеребездә сакларбыз. Сугыш-сугыш инде ул. Бөтен кеше дә газап чикте. Моннан соң сугышлар булмасын, ачлыклар булмасын. Хәзер, балалар, тормышлар әйбәт. Нәрсә ашыйм дисәң, нәрсә киим дисәң шул бар. Бары тик сәламәтлек, тынычлык, борчу-мәшәкатьләр күрмичә яшәргә насыйп итсен ходай, - ди Махирә апа.