РФ Дәүләт Думасы депутаты И. И. Гыйльметдиновның кабул итүе

2019 елның 28 феврале, пәнҗешәмбе

2019 елның 27 февралендә «БЕРДӘМ РОССИЯ " партиясенең Кама Тамагы җирле бүлекчәсе җәмәгать кабул итү бүлмәсендә Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты И. И. Гыйльметдинов гражданнарны шәхси сораулар буенча кабул итте.  Кабул итү барышында хезмәт хакын түләү, җирне рәсмиләштерү, хезмәт ветераны исемен бирү мәсьәләләре каралды.

Барлык сораулар буенча Илдар Гыйльметдинов гамәлдәге законнар нигезендә аңлатмалар бирде.

Барлык мөрәҗәгатьләр эшкә алынды, мөрәҗәгатьләр башкарма хакимиятнең тиешле органнарына җибәреләчәк. Мөрәҗәгатьләр буенча җаваплар мөрәҗәгать итүчеләргә билгеләнгән тәртиптә җибәреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International