Сыйныф сәгате «Онлайн этикет кагыйдәләре»

2019 елның 1 марты, җомга

    Бүгенге көндә интернеттан барысы да диярлек белә. Һәм этикетның кагыйдәләрен белмәүче кешеләр белән күзгә-күз очрашып булмый. Чөнки бөтен җирдә дә - урамда да, кешеләр белән виртуаль аралашканда да тәрбияле булырга кирәк.

     27 февраль көнне «Богородский рай» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре тарафыннан, Кама Тамагы татар урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары белән «интернетта этикет кагыйдәләре» темасына сыйныф сәгате уздырылды.

    Бу темага сыйныф сәгате актуаль булып тора, чөнки балаларның күбесе Интернет челтәрен куллану мәсьәләләре һәм анда этикет кагыйдәләре турында җитәрлек белми.

    Максат: Интернет челтәрендә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен кабатлау һәм социаль челтәрләрдә этик аралашу кагыйдәләрен алып бару.

    Чара вакытында балалар лекция тыңладылар, куелган сорауларга дөрес җавап бирделәр һәм үз фикерләрен әйттеләр. Ахырдан укучылар Интернет-бәйлелеккә Кимберли Янг тестларын үткәрделәр һәм Интернетта куркынычсызлык кагыйдәләре белән листовкалар тапшырдылар.

 

Мәкалә авторы һәм фото: Аида Идрисова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International