Туфан Миңнуллин-безнең байлыгыбыз

2019 елның 1 марты, җомга

«Туган тел атналыгы» кысаларында Тәмте урта мәктәбенең өлкән сыйныф укучылары өчен Алсу Зәйнуллина җитәкчелегендә Туфан Миңнуллин музеенда «Туфан Миңнуллин – безнең байлыгыбыз»дигән чара узды. Музейның баш саклаучысы Гөлчәчәк Гыймадиева укучылар өчен экскурсия үткәрде, бөек драматургның тормышы һәм иҗаты турында сөйләде. Балалар Туфан Габдулла улына багышланган экспонатлар, фоторәсемнәр, афишалар, альбомнарны зур кызыксыну һәм игътибар белән карадылар.

Туфан Миңнуллинның 75 еллыгына багышланган документаль фильм: драматург һәм аның хатыны-Нәҗибә Ихсанованың интерьеры, күренекле пьессалары буенча спектакльләрдән өзекләр, хезмәттәшләренең һәм дусларының татар халкының бөек улының иҗаты һәм тормыш юлы турындагы сүзләрен күрсәтү, очрашуда катнашучыларга зур тәэсир калдырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International