Красновидово авыл китапханәсендә «Җилкәй» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр балалар өчен язучы Константин Ушинскийның 195-еллыгына багышланган «Акыллы, мәрхәмәтле – балаларга!» дип исемләнгән укулар үткәрелде. Китапханәче балаларны бөек педагог һәм язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Балалар "Төлке Патрикеевна" әкиятен, "Дүрт теләк" һ.б. хикәяләрен игътибар белән тыңладылар. Чара кечкенә китап укучыларны язучының иҗатына багышланган «Кечкенә балалар өчен зур әдәбият» күргәзмәсе белән таныштыру белән тәмамланды.