Россия Федерациясе Президенты В. В. Путинның «2024 елга кадәр Россия Федерациясе үсешенең милли максатлары һәм стратегик бурычлары турында " гы Указы нигезендә социаль-икътисадый үсешнең 12 юнәлеше буенча милли проектлар эшләнде.
Милли проектларның бурычларын һәм күрсәткечләрен киң тикшерү, шулай ук Татарстан Республикасы халкы арасында әлеге мәгълүматны популярлаштыру өчен, 2019 елның 1 мартында Татарстан Республикасы Дәүләт Советында ТР Премьер-министры урынбасары Л. Р. Фазлыева, ТР икътисад министры Ф. С. Габделганиев, ТР да милли проектларны гамәлгә ашыру өчен җаваплы профильле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, муниципаль берәмлекләр, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге активы һәм тарафдарлары катнашында ТР Милли проектларын гамәлгә ашыру буенча җәмәгать тыңлаулары уза. Кама Тамагы муниципаль районнан җәмәгать тыңлауларында Рахманова Ләйсән Рәшит кызы катнаша.