Яшь кондитерлар бәйрәмгә әзерләнә

2019 елның 6 марты, чәршәмбе

Рудник урта мәктәбенең 3 нче сыйныф укучылары Тенеш поселыгы китапханәсе кунаклары булдылар. Балалар пешекче-кондитер Лебедева Н. В һәм аның кызы София белән очраштылар.  Очрашу 8 Март-Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган иде.

Әнигә нинди бүләк ясарга соң, менә шундый сорау һәрвакыт бәйрәм алдыннан тора. Фикерләр күп, әмма кунаклар тәкъдим иткән, тәмле бүләкне балалар бик яратып кабул иттеләр. Өстәвенә, балалар аны үзләре ясаган.

София бик аңлаешлы итеп сөйләде һәм балаларга нәрсәдән башларга кирәклеген күрсәтте. Менә барлык ингредиентлар да әзер һәм тәмле бүләк ясау процессы башланды. Балалар бик теләп эшкә кереште. Бик яхшы һәм матур гына түгәрәкләр килеп чыкты. Аларны бизисе генә калды. София кремлы шприц белән ничек файдаланырга икәнен күрсәтте. Бу эшне балалар бик җиңел башкардылар. Матур  тәм-томнар килеп чыкты. София балаларның эшләрен бәяләде. Чара ахырында балалар «Файдалы-зарарлы» уенын уйнадылар. Файдалы продуктлар һәм организмга зыян китергән продуктлар турында фикер алыштылар. Очрашу җылы һәм уңайлы шартларда узды. Балаларга кондитер ролендә булу бик ошады һәм кунаклар белән рәхмәт сүзләре белән саубуллаштылар. Бу очрашу соңгысы түгел дип өметләнәсе килә.

Мәкалә һәм фотолар авторы Изотова Светлана

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International