Юбилей белән котлау

2019 елның 12 марты, сишәмбе

 2019 елның 12 мартында Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе бинасында ТАССРның атказанган артисткасы, Татарстан Республикасының халык артисткасы Флера Сөләйманованың 80 еллыгына багышланган юбилей кичәсе узды.

Сөләйманова Флера Зыятдин кызы 1939 елның 10 мартында Татарстан АССР Кама Тамагы районы Иске Барыш авылында туган.

Якташыбыз, җырчы, халык җырларын башкаручы, Татарстан АССРның атказанган артисты, Татарстан Республикасының халык артисткасы якташлары исеменнән  Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы урынбасары Габидуллин Газинур Әүхәт улы котлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International