Ел фасылы – яз

2019 елның 19 марты, сишәмбе

Ел фасылларына багышланган музей дәресләре циклы дәвам итә. Бу юлы ул елның искиткеч матур вакытына – язга багышланган иде. Күчмә музей дәресендә Кама Тамагы татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5,6 һәм 7 сыйныф укучылары катнашты. Балалар яз билгеләре турында бик кызыксынып тыңладылар, табышмаклар чиштеләр. Елның бу могҗизалы вакыты турындагы  дәрес  презентация һәм фильм күрсәтү белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International