Парламент дәресе – 2026 кысаларында республика конкурсларында җиңүчеләрне бүләкләделәр

2026 елның 23 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт Советында «Парламент дәресе – 2026»кысаларында узган республика иҗат конкурсларында җиңүчеләрне котладылар. Быел Татарстанда игълан ителгән хәрби һәм хезмәт батырлыгы елына аерым игътибар бирелде.

Бөтен республикадан яшь талантлар катнашкан конкурс йомгаклары буенча икенче урынны кадет мәктәбендә тәрбияләнүче Владислав ляховин алды. Мактаулы өченче урын Кама Тамагы мәктәбеннән Дилия Шакировага бирелде.

Кама Тамагы яшьләре белән горурланабыз һәм яңа уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International