Хатын-кызлар түбәтәйләре ясау буенча мастер-классы

2019 елның 20 марты, чәршәмбе

Олы Кариле авылыннан Рәшит Равилов районның туган якны өйрәнү музеенда хатын-кызлар түбәтәйләре ясау буенча мастер-класс үткәрде. Мастер-класста катнашучыларның барысы да эшкә дәрт белән тотындылар. Рәшит Касыймович татар милли баш киемнәре җыю этапларын бер-бер артлы җентекләп күрсәтте. Дустанә әңгәмә артында бер сәгать ярым бергә эшләү сизелми дә үтеп китте. Ә мавыктыргыч мастер-классның нәтиҗәсе - хатын-кызлар түбәтәйләре милли сувенир - искиткеч баш киеме, сәхнә костюмы детале булды. Рәшит һәм Ильмира Равиловлар туган якны өйрәнү музеена бүләк итеп, 19 нчы гасыр ахыры-20 нче гасыр башындагы кыңгырау чыңы һәм сөлге бүләк иттеләр. Музей директоры Рәсимә Идиятова шулай ук мастер-класс катнашучылары исеменнән Равиловларга искиткеч мастер-класс өчен рәхмәт белдерде һәм музейдан истәлекле бүләк тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International