2019 елның 19-20 мартында Кама Тамагы татар урта гомуми белем бирү мәктәбендә эшче һөнәрләр елы кысаларында Кама Тамагы районы буенча «Тәтеш районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге» дәүләт казна учреждениесе филиалы тарафыннан оештырылган һөнәри юнәлеш бирүче чаралар узды.
Филиалның өлкән инспекторы Рәшидә Сучкова 8-11 сыйныф укучылары белән һөнәри юнәлеш бирү буенча чаралар үткәрде. Чара барышында 25 укучы һөнәри мәнфәгатьләр өлкәсен билгеләү, шулай ук дифференциаль-диагностик сораштыру буенча һөнәр сайлау стратегиясен билгеләү максаты белән тест уздылар. Бу методика балаларның һөнәри эшчәнлекләренә ия булуларын ачыкларга һәм аларның урнашу мөмкинлекләре, мавыгулары һәм күнекмәләренә туры килә торган сфераны билгеләргә мөмкинлек бирә.
Укучылар хезмәт базарында иң кирәкле һөнәрләр белән таныштылар, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге тарафыннан күрсәтелә торган дәүләт хезмәтләре, шул исәптән 14 яшьтән 18 яшькә кадәрге балигъ булмаган гражданнарны уку вакытында вакытлыча эшкә урнаштыру турында мәгълүмат алдылар.