Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы халкын кисәтү һәм торак секторда янгыннар барлыкка килүне булдырмау, кешеләрнең тормыш куркынычсызлыгын һәм сәламәтлеген тәэмин итү максатыннан ТР Кама Тамагы муниципаль районы башкарма комитеты тарафыннан «Торак 2019г.» күзәтү-профилактика операциясен үткәрү турында» 14.03.2010 ел, № 243 карар кабул ителде. Анда безнең районның торак фондларында һәм торак пунктларында янгын-профилактика эшләрен үткәрү күздә тотыла. Ялгыз карт гражданнарның, имин булмаган һәм күп балалы гаиләләрнең яшәү урыннарын исәпкә алганнар. Шулай ук янгын-профилактика эшләре үткәрү, көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы чаралары буенча гражданнарны яшәү урыны буенча укыту, халык арасында агитация һәм пропаганда материаллары әзерләү һәм тарату, шулай ук башка янгын-профилактика чаралары үткәрү оештырыла.
Кама Тамагы һәм Тәтеш муниципаль районнары буенча МОНД һәм ПР УНД һәм Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча өлкән сорау алучысы Бобров Д. В.