Олы Салтык китапханәсендә Кошлар көне

2019 елның 22 марты, җомга

Олы Салтык авыл китапханәсендә балаларның игътибарын «Кайтыгыз кошкайлар» дип исемләнгән китап күргәзмәсе җәлеп итте, анда табигать турында китаплар, күренекле татар язучыларының кошлар турында кызыклы һәм мавыктыргыч хикәяләр урнаштырылган.

Китапханәче яшь укучыларга планетаның кайбер вәкилләре турында сөйләде, табигатьтә кошлар тормышы турында документаль фильм күрсәтте. Балалар «Тавыштан кошлар бел» конкурсында бик теләп катнаштылар, кошлар турында мәкальләр һәм әйтемнәр искә төшерделәр, «Кошлар - китап геройлары» әдәби викторина сорауларына уңышлы җавап бирделәр. Кызыклы һәм файдалы булды.

Мәкалә һәм фото авторы: Заһидуллина Гәүһәрия

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International